Чаллыда 3 укучы ике имтиханда 100әр балл җыйды
Кемнәр алар?
Быел Чаллыда 7 106 кеше 9нчы сыйныфны тәмамлады. Мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов әйтүенчә, татар теле буенча имтихан тапшыручылар арткан. Быел 800 укучы татар теленнән имтихан биргән. Бу узган уку елына карганда 125кә артык.
11нче сыйныфны тәмалаучылар 2 146. Аларның 400дән артыгы мәктәпне бары «5»ле билгеләренә генә тәмамлый.
Якынча мәгълүматлар буенча Чаллыда 52 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйды. Аларның 20се – математикадан, 9ы – рус теленнән, 8е – рус әдәбиятыннан, 7шәр кеше – химия һәм физикадан, 1– тарихтан.
77нче гимназиядән Богатова Алла, 78нче гимназиядән Хәмидуллин Камил, 79нчы лицейдан Хәбибуллин Самат ике фәннән 100әр балл җыйды.
26нчы гимназиянең математика укытучысы Любовь Баеваның 9 укучысы 100әр баллга ия булды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыюын укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе дип бәяләде. «Укытучыларга рәхмәт. Имтиханнарда югары күрсәткечләргә ирешкән малайлар һәм кызлар көндәшлеккә сәләтле булачак, аларга һәр җирдә ихтыяҗ зур», – диде ул. Якын арада, БДИда 100 балл җыйган укучыларга, аларны имтиханнарга әзерләгән укытучыларга хакимияттә премия тапшырылачак.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев