Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арткан

Шәһәрдә имтиханнарга кагылышлы «кайнар линия» эшли.

Чаллыда 9нчы сыйныфлар арасында информатика,  җәмгыять белеме, география популяр. Шунысы сөенечле, быел  туган тел – татар теленнән 322 укучы дәүләт йомгаклау имтиханын тапшыра. Узган елда бу сан 129 булган. 

11нче сыйныфны тәмамлаучылар информатика, чит телләр, биология фәннәренә өстенлек бирә. Алар имтиханнарны 6, 11, 14. 34, 37, 42, 53нчы мәктәпләр базасындагы 7 пунктта тапшыралар. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен  Дәүләт йомгаклау имтиханын тапшыру өчен 19 пункт булдырылган.  
Бердәм дәүләт имтиханнары 11 июньгә кадәр уза. 13 июньнән 21 июньгә кадәр резерв көннәр, 4-5 июльдә өстәмә көннәр билгеләнгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән имтиханны яңадан тапшыра алалар. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев имтихан бирү пунктларының укучылар өчен уңайлы булырга тиешлеген искәртте.

«Таякны артык бөкмәгез. Имтихан тапшыру болай да авыр, укучыларга хөрмәтле булыгыз», – диде ул. 

Барлык фәннәрне «5»легә укыган, ике төп фәннән имтиханда кимендә 70шәр балл җыйган укучылар беренче дәрәҗәдәге «За особые успехи в учебе», ике фәннән «4»ле билгесе булган һәм ике имтиханда кимендә 60ар балл җыючы икенче дәрәҗәдәге «За особые успехи в учебе» медале белән бүләкләнә. 

Шәһәрдә имтиханнарга кагылышлы «кайнар линия» эшли. Борчыган сорауларга 30-59-34, 30-57-21 телефоннары аша  җавап алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф