Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 35 яшьлек егет гомере өзелде

Фаҗига Казанский проспектында булды.

Чаллыда аянычлы рәвештә 35 яшьлек егет гомере өзелде. Ул "Рено Флюинс" машинасында Гостев урамыннан Г.Тукай яр буе урамына таба юл тоткан була. Зур тизлек белән бару сәбәпле бордюрга килеп менә. Машинасы әйләнә һәм каршы полосага чыгып оча. Автомобильнең карар җире юк. Урынга ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы чакыртыла. Әмма табиблар килгәнче егет җан биргән була. 

Чаллы инспекторлары әйтүенчә, машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. 

Фотолар Чаллы дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев