Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында 40 лифт яңартылган

Капиталь ремонт 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.

Чаллыда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 62,3 проценты тәмамланган. Барлык эшләрне 15 августка кадәр тәмамларга җыеналар. 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бу максатка 1 млрд 700 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Быел 180 йортта 218 төрдәге эшләр башкарыла. Лифатлар алыштыру тәмамланган инде. 40 йортка яңа лифт куелган.

Җылылык һәм су торбаларын яңарту – 67 процентка, фасад һәм түбәләр яңарту 60 процентка башкарылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса