Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5нче хастаханә бинасын кайчан сала башлаячаклар?

Мэр Наил Мәһдиев төзелеш турында сүз кузгатты.

"2024 елда йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндереп бетерү бурычы куела. Соңыннан 5нче хастаханә бинасын салуга керешәчәкбез. Ул бик кирәк. Бөтен Кама аръягы халкына хезмәт күрсәтә", - диде мэр Наил Мәһдиев. 

Исегезгә төшерәбез, быел йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлый башладылар. Күптән түгел "Г" блогын кулланылышка тапшырдылар. Киләсе елда "Д" блогын төзекләндерүгә керешәчәкләр. Гараж, хастаханәгә керү өлешен тәртипкә китерү планлаштырыла. Капиталь ремонт буенча смета документларын әзерләп тизрәк республика җитәкчелегенә юлларга кирәклеген ассызыклады мэр. Ремонт 90 процентка башкарылган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев