Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5нче хастаханә кайчан төзелә башлый?

Мэр җавап бирде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсен тикшерде. Журналистлар аннан 5нче хастаханә (1/09) язмышы турында да сорады. Аларны яңа бинаның кайчан төзелә башлавы кызыксындыра. 

«Шәһәр хастаханәсе буенча эшләр бара. Проект эшләре. Документ әзер булгач, төзелешкә кайчан керешәчәкләрен белерсез. 5нче хастаханә яңа бинасының  төзелүен без дә көтәбез. Барысы да Татарстан җитәкчелеге кулында. Бу сорауны Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәл итә. Чаллы җитәкчелеге проблеманы калкытып чыкты – чишелеше дә булыр дип ышанабыз», – диде мэр.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең 5нче хастаханәсе заманында кунакханә өчен төзелгән бинада урнашкан. Ул 40 еллап ремонт күрмәгән. 2018 елда җирле хакимият капиталь ремонт ясаудан заманча яңа бина төзүе күпкә хәерлерәк дигән карарга килде. Яңа бинаның кайда урнашачагы да билгеле - Чулман проспекты буенда, “Адымнар” полингваль мәктәбе һәм Ипподром арасында 6 гектар җирдә. Ул Кама күппрофильле хастаханә дип аталачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев