Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6 балалы ананы хокукларыннан мәхрүм иттеләр

Балалар наз күрмичә, тавышлы гаиләдә тәрбияләнә.

Чаллы судында 6 балалы ана хокукларыннан мәхрүм ителде. Сәбәбе алкоголь белән бәйле. Ул балаларын бөтенләй карамый, тәрбия эшләрен иренә һәм кайнанасына тапшыра.

Суд матбугат хезмәте белдерүенчә, ана кеше алкогольгә бәйлелектән дәвалану (кодировка) да узып карый. Әмма нәтиҗәсе булмый. Өенә кайтмыйча эчеп йөри. Ире биналар ремонтлау белән шөгыльләнә. Эчүгә салышкан хатынына риза булмый – кул күтәрә башлый. Аны 1 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Балаларны «Асылташ» социаль приютка урнаштыралар. Бу вакыйгалардан соң да әни кеше айнымый. Киресенчә, алкоголь белән мавыгучы ир-ат белән яши башлый. Суд шуларны исәпкә алып, тиешле карар чыгара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев