Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6 меңгә якын заманча домофон урнаштырдылар

Панельларны бөтен йортларга да ел ахырына кадәр куеп бетерергә вәгъдә итәләр.

Чаллыда 205 йорт заманча домофонлы булды. Барлыгы 6 меңгә якын панель урнаштырдылар. Ел ахырына кадәр санны 7 меңгә җиткерергә уйлыйлар. Бу хакта башкарма комитет матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллы Татарстанда беренчеләрдән булып заманча домофоннар урнаштыра башлады. Алар видеокамера белән җиһазландырылган. Ишекне телефон аша җирнең теләсә кайсы почмагыннан ачып була. Киләчәктә домофоннар аша хокук сакчылары, табиблар, идарә итү компанияләре белән дә элемтәгә чыгу мөмкин булачак дип белдерә белгечләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев