Чаллыда 6 ТОС рәисе миллион отты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6 ТОС рәисе миллион отты

ТР җирле иҗтимагый үзидарәләре арасында узучы республикакүләм конкурс нәтиҗәләре билгеле.

Чаллыда 6 ТОС рәисе берешәр миллион сум отты. Җиңүчеләр исемлегендә - «13нче комплекс», «Сосновый бор», «6нчы комплекс», «Солнечный», «14нче комплекс», «Прибрежный» иҗтимагый үзидарә рәисләре. 

15 ТОС рәисе 477 мең сумга ия булды. Алар «Цветочный», «39-й комплекс», «Оптимист 41», «Бумажник», «Лесной 42», «Яшьлек», «Центральный 16», «Суар», «Светлый», «Уютный», «Счастливый», «Квартал», «Энергия», «Мирный», «32 нче комплекс» ТОС рәисләре. 

Быел республика буенча бәйгегә 183 гариза кабул ителгән. 


Нет комментариев