Юл һәлакәте Машина төзүчеләр урамында булды.
Чаллыда җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Машина төзүчеләр урамында ВАЗ-2109 машинасы 79 яшьлек ир-атны бәрдерде. Инспекторлар әйтүенчә, пенсионер юлны тиешсез урыннан чыккан. Аны БСМПга озаттылар. Руль артында 38 яшьлек ир-ат булган.
.jpg)
Фотолар Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән
Нет комментариев