Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 8 кешедә тычкан бизгәге ачыкланган

Бу инфекция җылы вакытта аеруча еш тарала.

Чаллыда 8 кешедә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы ачыкланган. Алар шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалану узган. 

Тычкан бизгәген башлангыч чорында тануы авыр. Ул грипп кебек башлана: тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, калтырата, хәлсезлек, баш авырта, авыз эче кибә. Моннан тыш, кан басымы төшәргә, йөрәк тибеше әкренәергә, күзләр кызарырга, тире бозылырга мөмкин. Бу билгеләр 3 көн дәвам итә. Икенче этапта бөерләр зарарлана, бил авырта, укшыта, костыра башлый. Эч авыртырга, күперергә, бит шешенергә мөмкин. 

«Тычкан бизгәгеннән хастаханәдә генә тиешенчә дәваланып була. Үзбелдеклегегез белән дәваланырга ярамый. Бу җитди авыру», – ди йогышлы авырулар хастаханәсенең клиник-эксперт эшләре буенча баш табиб урынбасары Евгений Стрельцов.

Дөрес дәваланганда, тычкан бизгәгеннән 3-6 атнада тереләләр. Катлауланган очракта, дәвалану ярты елга сузыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев