Чаллыда 800дән артык кешегә талпан кадалган
Мәгълүматлар июнь ахырында билгеле булды.
Июнь ахыры мәгълүматлары буенча Чаллыда талпан кадалуга бәйле рәвештә 803 кеше сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча идарә хәбәр итүенчә республикада бу күрсәткеч – 7149. Ике кешедә боррелиоз һәм бер кешедә энцефалит ачыкланган. Соңгысына талпан Башкортостанда кадалган.
Энцефалитка каршы Татарстанда 11673 кеше прививка ясаткан. Бу планның 76,9%ын тәшкил итә. Барлыгы 2,96 мең гектар мәйдан талпанга каршы препарат белән эшкәртелгән. Бу парклар, скверлар, җәйге лагерьләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев