Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агач авып зыян күргән машина хуҗасы компенсация алуга иреште

Ул 2 ел буе башкарма комитет белән судлашты.

Чаллыда яшәүче ир-ат башкарма комитет белән 2 ел судлашканнан соң, ниһаять, җиңде.

2021 елда 49/08 йорты янында аның автомобиленә агач ава. Җитди зыян салына. Ремонт өчен 132 мең сум акча сарыф ителә. Машина хуҗасы компенсация алырга тели. Башкарма комитетны судка бирә.

Чаллы судында уңай карар чыгарыла. Әмма җирле хакимият вәкилләре гаебен танымый. Агач җил нәтиҗәсендә ауды, чыгымнарны машина хуҗасы үзе капларга тиеш, дип белдерә. Башкарма комитет вәкиле Татарстанның Югары судына апелляция белән чыга. Анда да суд зыян күргән ир-ат ягын ала. Соңыннан башкарма комитет Алтынчы кассация судына шикаять белән чыга. Бу очракта да хөкемдар алдагы суд карарларын үзгәрешсез калдырды, дип белдерде Чаллы судының матбугат хезмәте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев