Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агач өстенә килеп менгән машина пассажиры хастаханәгә озатылды - ВИДЕО

Авария Тынычлык проспектында булды.

"Лада Приора" машинасының агачка килеп менүе Интернет җәмәгатьчелеген таң калдырды. Агачка "атланырлык" нинди маневр ясарга кирәк микән? - дип аптырап язды алар. Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте 30нчы май көнне Тынычлык проспектында кичке сәгать 6да булды.

26 яшьлек машина йөртүче юлда зур тизлек белән бара. Руль белән идарәне югалтып, бордюрга бәрелә, соңыннан агачка килеп менә. Инспекторлар әйтүенчә, егетнең таныклык алуына нибары 1 ел. 

Авария нәтиҗәсендә 24 яшьлек пассажир кыз тән җәрәхәтләре алды: аның ияге имгәнде, уң җилкәсе буыннан чыкты. Кызны хастаханәгә озаттылар. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон юл-транспорт һәлакәте инспекторлар