Быел көз шуның кадәр агач утырту планлаштырыла.
Көз көне Чаллыда 7 мең агач утыртылачак. Узган язда шуның кадәр үсенте утыртылуын исәпкә алсаң, ел ахырына шәһәрнең яшел фонды 14 мең яңа агачка арта.
«Мәдәният һәм ял паркы» ҖЧҖ директоры Артём Уткин әйтүенчә, көзгә Комсомол, Автозавод һәм Үзәк районнарда якынча 7 мең агач утырту планлаштырыла.
«Сидоровка» һәм Комсомол паркларында да яңа агачлар барлыкка килә.
Чаллыдагы бокс буенча мэр Кубогына турнир ладыннан спортчылар «Олимпия» спорт комплексы янына 100 агач утырткан иде.
Нет комментариев