Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Актаныш якташлары очрашты

Быел ул шәһәрдә икенче тапкыр уздырылды.

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда актанышларның якташлар очрашуы узды. Быел ул икенче тапкыр оештырылды һәм данлыклы "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбленең юбилеена багышланды.

Очрашуда Актаныш башлыгы Ленар Зарипов, "Актаныш якташлары" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Газетдинов, Чаллы Комсомол районының башкарма комитеты башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Чаллыда якташлар очрашуларын башлап җибәрүче мөхтәрәм Гөлзада Рзаева чыгыш ясады. Алар һәркайсы әлеге кичәдә үзләренең якташларын күрүгә шат булуларын белдерделәр. Ансамбльгә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичәдә "Агыйдел" ансамбле җыр-биюләре белән тамашачыны 2 сәгатьлек моң дәрьясына алып кереп китте. Якташлар бу көнне тагын бер кат яшьлекләренә, туган якларына, йортларына, әткәй-әнкәй янында булып кайткандай булгандыр. 

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты 12 ноябрьдә Ижау шәһәрендә, 18 ноябрьдә Менделеевскта узачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният кичә