Чаллыда “Акварель-2022” чәчәкләр фестивале үтәчәк
Фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрдәшләребезнең иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан инде 32 ел рәттән оештырыла.
30 август, Татарстан республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан, Чаллыда зур бәйрәм чаралары үтәчәк. “Акварель-2022” чәчәкләр фестивале әнә шуларның берсе. Программа буенча ул көндезге сәгать 10.00да, гадәттәгечә, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып, Раскольников урамына кадәрге мәйданда узачак. Биредә шәһәрдәшләребез "Чәчәк ат, Чаллым" темасы кысаларында иҗат ителгән күләмле чәчәк компазияләрен күреп хозурлана һәм алар белән истәлеккә фотога төшә алачак. Узган ел чара халык әкиятләренә багышланган иде.
Фестиваль кысаларында декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәсе дә оештырылачак. Моннан тыш урында «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар да үткәрү күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрдәшләребезнең иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан инде 32 ел рәттән оештырыла. Пандемия сәбәпле, бәйрәм чарасы 2020 елда гына билгеләп үтелмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев