Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алимент түләмәүче әтине судка чакырдылар

Ул хезмәт хакының дүрттән бер өлешен баласына күчерергә тиеш булган.

Чаллы судында алимент түләүдән качып йөрүче әти кеше эше каралды. Ул ай саен хезмәт хакының дүрттән бер өлешен баласына күчерергә тиеш була. Әмма бурычын үтәми. Җитмәсә, эшкә дә урнашмый. 
Закон буенча алимент 2 айдан да артыграк түләнмәсә, 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 15 тәүлеккә кадәр административ арест яисә штраф яный.
Бу очракта, суд җавапсыз ир-атка 100 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде. Моннан тыш, аның җыелган алимент акчаларын да түлисе була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент