Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алкоголь эчеп исергән 8 яшьлек кызга ярдәм иткәннәр

Ул исерткеч эчемлекне урлап эчкән.

Чаллыда исерткеч эчемлекләр кулланучы балалар саны артуы күзәтелә, ди табиблар. Аеруча 11 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр мавыга. Бу хакта психолог Гүзәл Мортазина хәбәр итте. 

-    Приёмга 8 яшьлек кыз бала килде. 2 сыйныфта гына укый. Әнисе антресольга алкоголь яшереп куйган. Бала урындыкка басып алып, эчеп караган. Агуланган. Аны ашыгыч рәвештә Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар. Исерткеч эчемлекләр, баланың ничә яшьтә булуына карамастан, зыянлы. Организмы ничек кабул итүен белмисең, - ди ул. 

Яшүсмерләрнең берсе исерткеч эчемлекләрне кызыксыну белән эчеп караса, икенчеләре “компаниягә керү” максатыннан кулланалар. Психолог әйтүенчә, аларның башка егет-кызлардан аерыласы килми. Алкоголь куллану аларга ниндидер статус өсти. Аннан соң, балалар әти-әниләреннән дә күреп исерткеч эчемлекләр кулланырга мөмкин. Бәйрәмнәрдә бокал, рюмка күтәрә торган булсалар, бу яшүсмер өчен норма буларак кабул ителә. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар исерткеч эчемлекләр куллану