Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда әни кеше сабыен балалар йортында калдырып киткән

Суд аны ана хокукларыннан мәхрүм итте.

Балалар йорты җитәкчелеге ваемсыз әнине судка бирде. Ана хокукларыннан мәхрүм итүне һәм алиментлар түләттерүне сорап чыкты. Әни кеше кечкенә баласын 6 айга балалар йортында калдырып китә. Ярты ел үткәч, килеп алмый. Дуслары белән исерткеч эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа кора. 

Шунысы мәгълүм: әлеге әнидән күршеләре дә зарлана. Көн саен кеше җыеп, алкоголь эчәләр, диләр. Хокук сакчылары баланы өйдән хастаханәгә озаткан чаклары да булган. Бер килгәндә әни кеше лаякыл исерек йоклап яткан. Хәтта уята алмаганнар. Баласы ач-ялангач, калтырап утырган. Бу вакыйгадан соң хатын-кызны 3 тапкыр наркодиспансерда дәвалаганнар. Нәтиҗәсез. Шешәне ташлый алмый.

Балалар йорты хатын-кызны бала язмышын хәл итү өчен очрашуга чакырып караган. Әмма ул килмәгән. Суд аны ана хокукларыннан мәхрүм итте. Балигълык яшенә җиткәнче ул алимент түләргә тиеш. Бала опекуннарда.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев