Чаллыда әни кешенең 9 яшьлек кызын урлап качу факты буенча тикшерү узачак
РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу хәлне контрольгә алды.
Исегезгә төшерәбез, вакыйга 21 июль көнне булды. Әни кеше элекке иренең машинасыннан кызын көчләп чыгарып, үзе белән алып китә. Әлеге мизгел видеокамерага эләкте. Кыз бала кычкыра, әнисе белән барырга теләмәве ачык күренә. Җитмәсә, хатын-кызның яңа тормыш иптәше баланың әтисен дә кыйный.
Ата-ананың бала бүлә алмавы РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинда кызыксыну уятты. Ул кызны урлап китү һәм кеше кыйнау фактлары буенча җентекләп тикшерү үткәрергә боерды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев