Чаллыда атаклы музыкант Денис Мацуев чыгыш ясый
Аны автогигантның генераль директоры чакырды.
16 февральдә Орган залында атаклы пианист-виртуоз Денис Мацуев чыгыш ясый. Аның чыгышы автогигантта беренче "КАМАЗ" чыгуга 50 ел тулуга багышлана.
Концертта шулай ук Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры да катнаша.
Анда Анатолий Лупповның "Юность КАМАЗа" увертюрасы, Радик Сәлимовның бәйрәм увертюрасы, Нәҗип Җиһанов әсәрләре, джаз һәм башка әсәрләр яңгыраячак.
Әлеге затлы концертны автогигант хезмәткәрләре, музыка мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре карый алачак.
Денис Мацуев Чаллыга "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин чакыруы буенча килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев