Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус йөртүчеләр арасыннан иң остасын сайлыйлар

Бәйге 23-26 июльдә уза.

23-26 июльдә Прибрежный паркы мәйданында Россиядән һәм Беларусьтән 50 автобус йөртүче һөнәри осталык бәйгесендә катнаша.
Чараны Чаллы Башкарма комитеты, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Шәһәр транспорты» МУП оештыра. Генераль спонсор –  «КАМАЗ» ГАҖ. Юбилей елында ярышларны үткәрү шәһәребезнең илнең автомобиль сәнәгате һәм җәмәгать транспорты әйдәп баручы үзәге буларак әһәмиятле булуын раслый. 
Автобус йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр, тизлекле маневрлау, йөртүнең тигезлеге һәм пассажирларны  уңайлы йөртү буенча осталыкларын күрсәтәчәк. 
Барлык ярышлар  «КАМАЗ» ГАҖ җитештергән НЕФАЗ-5299-40-52 автобусларында узачак. Җиңүчегә бүләк «Москвич» автомобиле тапшырылачак. 
Көмеш призерны 200 мең сум һәм суыткыч, ә бронза иясен – 100 мең сум һәм телевизор көтә. 
Бәйрәм кунаклары «КАМАЗ»да җитештерелгән автобуслар күргәзмәсе, «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасы һәм «Москвич» АҖның «М» линиясе автомобильләре, кыйммәтле призлар уйнату оештырыла.
 Сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев Автобус йөртүчеләр ярыша