Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автомойка хезмәткәре клиентының машинасын саткан

Администратор машинаны юарга калдыра, өстәмә хезмәтләр өчен акча сорый, тик бераздан телефонын алмый башлый.

 Чаллыда яшәүче ир-ат 350 мең сумга машина сатып алганнан соң аны юарга салонга кертә. Ачкычларын администраторга калдыра. Анысы машинага полировка ясарга, бамперын да буярга тәкъдим итә. Бу хезмәте өчен 10мең сум акча сорый һәм 4 көннән эш төгәлләнәчәген әйтә. 

Клиент риза була һәм 5 мең сумны алдан түли. Киләсе көнне администратор калган 5 меңне дә күчерүне сорый. Бамперны алыштыру өчен тагын 1500 сумны да күчерергә кирәклеген әйтә. Автомойка хезмәткәре машинаның әзер булу вакытын берничә тапкыр күчергәннән соң телефонын алмый башлаган.

Соңыннан ачыкланганча, администратор әлеге машинаны 85 меңгә саткан, акчасын тотып бетергән. Полиция тоткарлаганнан соң ул үз гаебен таныган, үкенгән, акчасын кайтарырга сүз биргән. Хезмәткәр “Мошенниклык” маддәсе буенча шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев