Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Байбулат Батулланың фильмын күрсәтәчәкләр

Анда төп рольне аның әтисе, танылган язучы Рабит Батулла уйный.

14нче сентябрьдә Чаллыда Байбулат Батулланың “Ядәч! Истә!”(Бери да помни) фильмы прокатка чыга. 6 яшьлек Илһам (Юныс Таиров) җәй көне әби-бабасына кайта һәм төрле маҗараларга тап була. Төп рольне уйнаучы бабасы Рәсим (аны Байбулатның 85 яшьлек әтисе, танылган язучы Рабит Батулла уйный) оныгына ядәч уенын өйрәтә. Башта әбисе Суфиягә (Роза Хәйруллина) бу уен ошамаса да, тора-бара шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы үзгәрә башлый.

Фильм кабаттан яшәү ямен табу, яшәү теләген уяту турында. Анда шәһәрдәшебез, юмор остасы Сирень Бәйрәмов, Байбулатның абыйсы, талантлы бию остасы Нурбәк Батулла, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Алинә Насыйбуллина һәм башкалар да катнаша.

“Ядәч! Истә!” Калинград шәһәрендә узган “Короче” кинофестивалендә дебют программалар арасында иң яхшы тулы метражлы фильм дип табылды. Шунысы кызыклы, Россия прокаты өчен әзерләнгән картинада актерлар татар телендә сөйләшә, дубляжында русчасын да алар үзләре үк яздырган. 
Яшь татар режиссеры әлеге фильмны республика бюджетыннан түгел, Россия киностудиясе акчасына төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм