Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар өчен Мэр чыршылары башланды

Балалар «Алиса, беги!» дип исемләнгән Яңа ел әкиятен карадылар.

Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, беренчесе «Мастеровые» рус драма театрында булды. Балалар «Алиса, беги!» дип исемләнгән Яңа ел әкиятен карадылар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Укуда, спортта, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкән мәктәп укучыларын «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасына чакырдым. Алар белән бергә без тарихка кереп баручы 2022 елга нәтиҗә ясадык һәм Яңа елга теләкләр уйладык», –  дип хәбәр итте. 

Театрның яңа бинасын гирляндалар белән бизәделәр, ә яшь тамашачыларны Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.
Тамаша алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларны сәламләде һәм аларның казанышларын билгеләп үтте. «Сезнең тырышлыгыгыз, укытучы, остаз, тренер һәм ата-аналарыгыз ярдәме белән сез укуда, спортта, мәдәнияттә билгеле бер биеклеккә ирешә алдыгыз. Сезгә кызыклы булган барлык өлкәләрдә без әти-әниләр белән сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз», – диде ул.

Бәйрәм кунаклары - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, хәрби хезмәткәрләрнең ул-кызлары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку алдынгылары «Алиса, беги!» спектаклен  кызыксынып карадылар һәм татлы бүләкләр белән өйләренә кайтып киттеләр. 
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр яңа ел бәйрәме