Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларга нинди исемнәр кушалар?

«Сабыйларның 40 проценты гаиләдә беренче бала булып туган», - ди ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.

2023 елның 7 аенда барлыгы 3179 бала туган. 3 179 баланың 40 проценты гаиләдә – беренче,  36 проценты – икенче, 19 проценты – өченче, 5 проценты дүртенче һәм бишенче бала булып туган. Яңа туган сабыйларның 53 проценты малайлар. 41 гаиләдә игезәкләр туган. 
Яруллиннар гаиләсендә – 13нче, Тимошиннар гаиләсендә 14нче сабый дөньяга аваз салган. 

Чаллыда балаларга төрле исемнәр кушалар. Малайлар арасында Әмир, Тимур, Кәрим, Матвей, Артем;  кызлар арасында Әминә, София, Амелия, Эмилия, Ясминә исемнәре популяр. 

Малайларга Аарон, Анисей, Горислав, Данрэй, Мир, Эмран, Маккей, Лавр, кызларга Айпери, Идалин, Алисанетта, Каталина, Лавиния, Сапфира, Славяна, Элуна кебек сирәк очрый торган исемнәр кушу очраклары күзәтелгән.  

Кайбер әти-әниләр сабыйларына Анна-Мария, Мөхаммәд Сәид, Мөхаммәд Йосыф, Мөхәммәд Ясин исемнәре биргән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: демография бала ана капиталы