Чаллыда балаларын машинада креслосыз йөртүче әти-әниләрне тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларын машинада креслосыз йөртүче әти-әниләрне тоттылар

Аларга штраф салынды.

Чаллыда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы узды. Аның кысаларында инспекторлар бала йөртүче шофёрларны тикшерде. Туктаткан 10нан артык автомобильдә балаларның креслосыз йөрүе ачыкланды. Куркынычсызлык чараларын күрмәүче ата-аналарга 3 мең сум күләмендә штраф салынды. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бала 7 яшькә кадәр махсус креслода утырып йөрергә тиеш. Алгы якта, шофёр янында барса, 12 яше тулганчы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев