Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда башкорт җәмгыяте оешуына - 30 ел

Шәһәрдә зур бәйрәм көтелә.

3 декабрьдә “Шонкар” башкорт җәмгыятенең юбилей кичәсе узачак. Чарада танылган “Гөлнәзирә” халык башкорт ансамбле һәм башкорт мәдәниятен, телен һәм традицияләрен сөючеләр клубы чыгышлары көтелә. Милли киемнәр, китаплар, картиналар күргәзмәсе дә эшләячәк. Курай моңнары яңгыраячак, ди бәйрәм оештыручылар. Юбилей кичәсенә зур кунаклар чакырулы. 

Чаллыда башкорт җәмгыяте 30 ел элек барлыкка килә. Аның  башында Әлнисә Алдырханова-Кәримова тора. Беренче рәисе итеп ул вакытта Рамил Морзагулов билгеләнә. “Шонкар” башкорт җәмгыяте шәһәребез башкортларын берләштереп торучы бердәнбер зур үзәк. Аның үз тарихы, юнәлеше бар. Бүгенге көндә җәмгыятьне Рәмилә Юсупова җитәкли. 

Юбилей кичәсе “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында кичке 4тә узачак. Теләгән һәркем килә ала. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей