Чаллыда Батенчук урамын ремонтлый башладылар
Транспорт хәрәкәте чикләнәме?
Чаллының ГЭС бистәсендәге Батенчук урамын төзекләндерү эшләре башланды. Биредә юлның иске катламын, бордюрларны алалар.
Ремонт барышында Батенчук урамының Муса Җәлил проспектыннан Тукай яр буена кадәрге өлеше ике яктан да яңартылачак.
Ремонт барышында әлеге урамда хәрәкәт тукталмый.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре халыктан вакытлыча кыенлыклар өчен гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев