Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белем бәйрәмендә Чаллыда бушка туңдырма өләшәләр

Тәм-томнан авыз итү өчен ашыгырга киңәш итәләр.

Бүген, 2 сентябрьдә, Чаллыда бушка туңдырма таратачаклар. Тәмле күчтәнәч белән Чаллының Җиңү һәм ГЭС битстәсендәге ял һәм мәдәният паркларында сыйлаячаклар. 

“Белем бәйрәме – ул һәр укучы өчен дулкынландыргыч һәм мөһим көн. Аны тагы да истәлекле һәм тәмле итү өчен без шәһәрдәшләребезне татлы күчтәнәчләр белән сөендерергә булдык”, - дип хәбәр ителә “Мәдәният һәм ял паркы” МУПе «ВКонтакте» төркемендә. 

Хәбәрдә искәртелүенчә, туңдырмаларның күләме чикле. Тәм-томнан авыз итү өчен ашыгырга киңәш итәләр. 

фото: “Мәдәният һәм ял паркы” МУПе «ВКонтакте» төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев