Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер атна эчендә 7 мең кеше чирләгән

Бәйрәм көннәрендә зурлар һәм балалар шифаханәләрендә табиблар кизү торачак.

Чаллыда ОРВИ һәм грипп йоктырып авыручылар саны арта. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган матбугат конференциясендә дә сөйләштеләр.  
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова әйтүенчә, 19-25 декабрьдә чирләүчеләр саны 7455кә җиткән, аларның 71енә грипп диагнозы куелган. Шәһәребездә эпидемия чиге ике тапкырга арткан. Белгечләр: «Бәйрәм көннәрендә авыручылар саны тагы да күбәячәк», – ди.

Коры ютәл, югары температура – гриппның төп билгеләре. Авырган кеше үзлегеннән дәваланмыйча, кичекмәсктән табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки катлаулы өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. 

Табиблар иммунитетны ныгыту өчен прививка ясатырга, саф һавада йөрергә, кеше күп булган урыннарга бармаска киңәш итәләр. Шулай ук битлек, антисептиклар куллану да зарур. “Өегездә авыраган кеше булса, бүлмәне җилләтегез, идәннәрне ешрак юыгыз”, - ди белгечләр. 

Бәйрәм көннәрендә зурлар һәм балалар шифаханәләрендә табиблар кизү торачак. 14 сәгатьтән соң ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакыртырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек