Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер бухгалтер 12 миллион сум акча урлаган

Бүгенге көндә хатын-кызга читкә чыгу тыелган. Ул шәһәр судының йомгаклау карарын көтә.

Чаллыда 44 яшьлек хатын-кызны зур күләмдә акча үзләштерүдә гаеплиләр. Кырын гамәлләрен ул 2016 елда, өч бертуган эшмкәрләрнең компаниясенә бухгалтер булып урнашкач кыла башлый.  Башта ул исәп-хисап счетларыннан 1 миллион сум акчаны кулына төшерә. Әлеге сумманы әнисенең һәм улының фатиры өчен түләүгә юнәлтә, көнкүреш техникасы сатып ала һәм үз фатирына ремонт ясау өчен сарыф итә. 

Тора-бара ул тагы да күбрәк суммаларга кул суза: 2,3 һәм хәтта 6 млн сум үзләштерә. Аларны ул даими рәвештә фатирдашының шәхси компаниясенә күчерә. 

Хисапчының кырын гамәлен эшмәкәр туганнарның берсе сизеп ала. Аның очраклы рәвештә генә банк түләүләренә күзе төшә һәм ул ревизия үткәрергә карар кыла. Аның нәтиҗәләре буенча 12 миллион сум акча читкә киткән була. 

Бертуганнар хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр һәм әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында гаепләнүче зыян күрүчеләргә 3 миллион сумнарын кире кайтара. Бүгенге көндә хатын-кызга читкә чыгу тыелган. Ул шәһәр судының йомгаклау карарын көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев