Чаллыда бер эшсезгә - 17 вакансия
Кайбер эшчеләргә 350 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр.
Чаллы мәшгульлек үзәгендә 6 меңгә якын эш тәкъдим ителә. «Бер эшсез кешегә 17 вакансия туры килә», – ди «Работа России» мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова. Аеруча эшче һөнәрләргә – машина йөртүче, слесарь, электромонтер, наладчик, станок операторларына ихтыяҗ зур. Шулай ук шәһәрдә инженер, табиб, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр җитми. Квалификация, һөнәр разрядына карап, аларга 350 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр.
«02» предприятиесендә йөк ташу буенча экспедиторлар 350 мең сум алалар. «Автомобиль юллары предприятиесе» автогрейдер машинистына – 250 мең сум, «Домкор Строй» проект инженерына – 200 мең сум түләргә әзер», – ди Татьяна Быданова.
Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 1200 кеше мөрәҗәгать иткән. Биредә һәр кешегә шәхси карьера планы төзелә. Консультантлар вакансияләр тәкъдим итүдән тыш, эшкә урнашу буенча ярдәм чаралары да эзлиләр. Эш эзләүчеләрнең 50 проценты эшкә урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев