Чаллыда бер көн буе трамвайлар йөрмәячәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер көн буе трамвайлар йөрмәячәк

Сүз беренче автомобиль юлыннан йөрүче трамвайлар турында.

12 ноябрь көнне Машина төзүчеләр (Машиностроительная) урамы буенча йөрүче трамвайлар хәрәкәте сәгать 6:30дан 23:00га кадәр  туктатылып торачак. Бу хакта “Электротранспорт” компаниясе хәбәр итте. Бу көнне тимер юлларда ремонт эшләре башкарылачак. “ЮХИДИ идарәсе” тукталышыннан “Пединститут”ка кадәр һәм каршы юнәлештә трамвайлар йөрмәячәк. 

Бу көнне 6 һәм 8 номерлы трамвайлар да “Автомеханика техникумы”ннан  “ЮХИДИ идарәсе” тукталышына кадәр хәрәкәт итмәячәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев