Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер скутер йөртүче үлде

Юл-транспорт һәлакәте 4 май кичендә булды.

4 майда 18 сәгать 54 минутта «Киа» машинасының  1992 елгы йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламыйча һәм дистанцияне сакламыйча алдыннан бара торган  скутерга бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте Муса Җәлил проспектының Тукай урамы ягында була. 

Скутер йөртүче 1987 елгы ир-атның транспорт йөртү таныклыгы булмый. Транспортының дәүләт теркәү номеры да юк. 
Нәтиҗәдә скутер йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алып, кома хәлендә БСМПга  җибәрелә. 

Чаллының дәүләт автоинспекциясендә бүген скутер йөртүченең үлемен хәбәр иттеләр. 

Инспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда кагыйдәләрне үтәргә чакыралар. Мотоциклчыларга да, юл хәрәкәтендә хәрәкәттә катнашучыларны хөрмәт итәргә өндиләр. 

Фотолар ГАИдан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем -китем Юл -транспорт һәлакәте