Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы таксисты әбине мошенниклардан саклап калган

Ике атна эчендә 24 пенсионер алданды.

Чаллыда бер таксист әбинең мошенникларга җибәрәсе акчаларын саклап калган. 85 яшьлек шәһәрдәшебез аннан билгеле бер адреска төргәк илтүен сораган булган. Тик такси йөртүче ир-ат шикләнеп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә әбигә 900мең сум акчасын кире кайтарганнар.

Тик мондый очраклар сирәк күренеш. Гадәттә мошенниклар алдап кына калмый, хәтта зыян күрүчеләрне дә “эшкә җигә”.

Аларның схемалары белән журналистларны матбугат конференциясендә Чаллының ЭЭИ тикшерү идарәсенең бүлек башлыгы Рәмис Нуртдинов таныштырды. Ул җинаятьчеләрнең ике атна эчендә курьерлар катнашында 24 пенсионерны алдаганнарын әйтте. Гомуми зыян - 10 миллион сумнан артык.

Әлеге җинаятьләрнең барысы да диярлек охшаш схема буенча башкарылган. Башта шәһәрдәшләребезгә үзен банк хезмәткәре, хокук сакчысы яки телефон компаниясе белгече дип таныштырган кешеләр телефоннан (шул исәптән өй телефонына да) шалтырата. Алар документлардагы яисә шәхси мәгълүматны сорап ала. Аннан 1-2 көн шалтыратудан туктап тора.

Бераз вакыттан башка “хезмәткәрләр” шул ук пенсионерларга шалтыратып банктагы акчаларына куркыныч янавына ышандыра. Кайберләрен “сез чит илгә акча күчергәнсез, шуңа сезне кулга алырга мөмкиннәр” дип куркыталар.

Өченче этапта мошенниклар акчаны мендәр яисә мендәр тышына төреп, ашамлыклар яисә киемнәр арасына качырып, курьерга бирергә куша. 

Кайбер очракта хәтта пенсионерларның үзләрен дә курьер булырга күндерәләр. Алдануларын аңламаган өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез зыян күргән кешеләргә ярдәм итәбез дип уйлый. Алар әйтелгән адреска барып, пароль әйттереп, акчаны алып әйтелгән икенче адреска илтә.

Тикшерү барышында җинаятьчеләрнең берсе – Новосибирск өлкәсендә яшәүче 19 яшьлек егет тоткарланды. Ул оештыручылар кушуы буенча әби-бабайлардан акча җыеп, әйтелгән счетка күчергән. Үзенә “эш хакы” буларак акчаларның 10 процентын калдырган. Акчаларның берникадәр өлеше зыян күрүчеләргә кайтарылды. 

Хокук сакчылары якыннарыгыз белән сөйләшеп, уяу булырга, телефоннан бернинди мәгълүматны да әйтмәскә кирәклеген искә төшерергә киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев