Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер төркем яшьләр утырган машина агачка бәрелде

Юл һәлакәте иртәнге 4тә булды.

"Ипподром һәм Спорт сарае тукталышлары арасында ВАЗ-2114 машинасы каенга бәрелде. Автомобильдә яшьләр". Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә ЮХИДИнең телеграм төркеменә шундый хәбәр килеп ирешә. Инспекторлар тиз арада урынга килеп җитә. Руль артында 16 яшьлек егет була. Тикшерү барышында аның исерек булуы ачыклана. Машина да әтисенеке булып чыга. Егетнең таныклыгы юк.

Автомобильне штраф стоянкага озаталар. Егеткә карата административ протокол төзелде. 

Чаллы инспекторлары исерек машина йөртүчеләрне күргән очракта,  шәһәрдәшләрдән 112, 02 яки 8 (8552) 51-18-14 номерлары буенча шалтыратуларын сорый.

Шулай ук "Пьяные водители Набережных Челнов" дип аталучы телеграм-каналга да язып җибәрергә була. 

Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте