Чаллыда бер хатын-кыз дару үләне алам дип 50 мең сум акчасын югалтты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз дару үләне алам дип 50 мең сум акчасын югалтты

Ул интернет аша кирәкле үлән алмакчы булган.

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз бер мессенджерда үзен тәҗрибәле үләнче дип таныштырган ир-ат белән таныша. Ир-ат аңарга дәвалу препарты ясыйм дип ышандырган һәм алдан акча күчерергә кирәклеген әйткән. 
Хатын-кыз аңа 50 мең сум акча күчергән. Тик вәгъдә ителгән товарны алмаган. 5 ай дәвамында ир-ат аңа товарны җибәрмәгән, аннары бөтенләй элемтәгә чыкмаган. Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итәм дигәч, акачасы юклыгын әйткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер полиция хезмәткәрләре шикле кешенең шәхесен ачыклыйлар. 
 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев