Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төрле ил милли ризыкларын татып карап булачак

Шәһәрдә гастрономик фестиваль уздырачаклар.

20-21 июльдә Чаллыда беренче тапкыр гастрономик фестиваль узачак. Оештыру урыны итеп Ф. Табеев исемендәге яр буе паркы территориясен сайладылар. Бәйрәм иртәнге сәгать 10нан кичке 10га кадәр дәвам итәчәк. 

– Ике көн дәвамында искиткеч программа булачак. Төрле илләрнең милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Аларны татып та карарга мөмкин. Шәһәрдәшләр кем беренче булып тәкъдим ителгән ризыкны ашап бетерә дигән кызыклы конкурсларда да катнаша алачак. Моннан тыш, концерт та була, – ди Чаллы парклары җитәкчесе Анна Балашова. 

– Без бөтендөнья кухнясы төрлелеге белән Чаллы халкын шаккаттырырга телибез. Итальян, паназиат, рус, татар халыкларының төрледән-төрле ризыклары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш теләгән һәркем мастер-классларда катнаша, сыр ясау серләренә төшенә, атаклы шеф-поварлар белән сөйләшеп, ризык пешерү буенча киңәшләр дә ала алачак, – ди фестиваль партнеры Әлфия Лоханина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев