Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда беренче тапкыр милли кием фестивале үтәчәк

Чарада махсус ярминкә дә оештыру күздә тотыла.

25 декабрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Ак калфак» милли кием фестивале үтәчәк. Чарада махсус ярминкә дә оештыру күздә тотыла. Анда кадакларга җеп урап картиналар иҗат итүче рәссам Лилия Моратова, мөселман киемнәре тегүче модельер Гүзәл Вәлишина, Гөлфия Халиуллина, күн эшләнмәләре белән шөгыльләнүче Ләйсән Хәкимуллина, экологик как ясаучы Айгөл Кормалиева һәм башкалар катнаша. Шулай ук биредә Чаллыда җитештерелгән киемнәр күргәзмәсен дә күрергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, оештыручылар халкыбыз мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен мастер-класслар һәм милли кием бәйгеләре дә уздырырга исәп тоталар. «Ак калфак» конкурсында катнашу өчен гаризаны WhatsApp буенча әлеге номерга җибәрергә кирәк: 79047677908 (Диана). Яшь буенча чикләүләр юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли бәйрәмнәр