Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пациентка яңа йөрәк күчереп утырттылар

Операция шәһәр хастаханәсендә беренче тапкыр үткәрелде.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 51 яшьлек авыруга йөрәк күчереп утырттылар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хәбәр итте. 

Пациентка йөрәге белән бәйле катлаулы диагноз куелган була. Операция 2 сәгать дәвам итә. Бер атна реанимациядә ятканнан соң, ир-ат палатага чыгарыла. Хәзер ул табиблар күзәтчелеге астында. 

–  Пациентны реанимациядән чыгарганнар. Моңа кадәр мондый операцияләрне Казанның клиник-диагностика үзәгендә генә ясыйлар иде. Хәзер тагын бер шундый база булды. Элек без бавыр һәм бөер күчереп утыртудагы уңышлар турында гына сөйли идек. Хәзер йөрәк күчереп утырту буенча (2023 ел нәтиҗәләре буенча) РФ субъектлары арасында алдынгылар рәтендә. Узган ел без 26 кешегә йөрәк күчереп утырттык. Бу бик күп, – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау трансплатация сердца