Чаллыда бетон җитми
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бетон җитми

Әлеге проблеманы ничек хәл итәрләр?

Чаллыда бетонга кытлык күзәтелә. Аны айлар буе көтәргә туры килә. Җитмәсә, бәясе дә бермә-бер артты. Әлеге проблема бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә күтәрелде. Мэр Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә, тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады. 

«Фәрид Шәүкәтович (Сәләхов, башкарма комитет җитәкчесе – ред.), транспорт министрлыгыннан башлыйк. «Безнең ишегалды» программасы цемент һәм бетонга бәйле. Шуңа күрә тиешле министрлыкларны һәм ведомстволарны борчыйсы була. Республика хөкүмәте ярдәменнән башка без бу проблеманы хәл итә алмыйбыз. Бетон кирәк!» – диде мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев