Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөек Тукайны искә алдылар

Шагыйрь һәйкәле янына олысы да, кечесе дә килде.

Һәр елны 26 апрельдә татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Быел аның тууына 138 ел. Чаллыда бәйрәм чарасы шагыйрьнең һәйкәле янында узды. Бирегә кечесеннән алып олысына кадәр милли җанлы, шигырь сөюче шәһәрдәшләребез җыелды. 

Иң беренче булып 14 санлы китапханәдән Алмазия Шәехова һәм Алсу Гыйбадуллина килделәр. Алар Габдулла Тукайның 30га якын китабыннан, шулай ук Чаллы Язучыларының китапларыннан күргәзмә әзерләде. 

"Ел да бирегә күргәзмә белән киләбез. Башыннан алып ахырына кадәр без монда. Ни гаҗәптер, нәкъ 26 апрель көнне гел суык була. Табигать тә Тукаебызның сынаулы тормышын шулай искәртә кебек", - ди китапханәчеләр. 

Көндезге 12дән алып ике сәгать дәвамында һәйкәл каршында мәктәп укучылары өчен ирекле микрофон эшләде.

"Быел да шәһәрнең 40тан артык мәктәбеннән йөзгә якын шигырь укучы катнашты", - ди "Эврика" мәдәният үзәге оештыручылары. 

И. Маннанов исемендәге кадетлар мәктәбеннән 1 сыйнныф укучылары катнашты. Кадет формасыннан шигырь сөйләүче нәниләргә игътибар итми мөмкин түгел.

"Тукайның туган көненә ел да зурлап әзерләнәбез. Башта мәктәптә матур чаралар уза. Аннары монда чыгабыз. Шигырьләрне балалар яратып укый. Быел дүрт 1 класс укучысы белән катнашабыз. Бәйрәмгә хәтта әти-әниләре белән килгән укучыларыбыз бар", - ди милли мәсьәләләр буенча завуч Маһинур Сафина һәм татар теле укытучысы Эльвира Гыйбадуллина. 

Бәйрәмдә ике телдә язылган «Туган тел» шигыре буклетлары да тараттылар. "Тукай шигырьләре яттан" акциясе кысаларында аларны "Орион" яшьләр үзәге активистлары өләшә. "100ләп буклет тараттык", - ди оештыручы Хәмидә Хафизова. 

Балалар чыгышыннан соң әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куеп, Габдулла Тукай исемендәге шәһәркүләм мактаулы бүләккә лаек булучыларга дипломнар һәм мэр бүләкләре тапшырдылар.

 "Әдәбият" номинациясендә язучы, шагыйрә, "Мәйдан" журналының шигърият бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйбадуллина җиңү яулады. "Сынлы сәнгать" номинациясендә рәссам Лилия Сафина, "Театр сәнгате"ндә - "Изумрудная сказка" мюзиклы өчен проект җитәкчесе Елена Альвианова һәм "Музыка һәм башкару сәнгате" номинациясендә "Кампанелла" укытучылар ансамбле бүләкләнде. 

Ахырдан Тукай һәйкәле каршына Чаллы Язучылары чыкты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин шигърият бәйрәме белән котлады. Килгән кунакларга һәр 14 шагыйрьне тәкъдим итеп сүз тапшырды. Алар үзләренең дә, Тукайның да шигырьләрен яттан сөйләделәр. 

Бәйрәмдә олпат язучы Данис Хәйруллин да катнашты. Аның шигырьләрен тормыш иптәше Фатыйма ханым укыды. Данис абый чараларда сирәк күренсә дә, Тукайның туган көнен бер дә калдырганы юк. 

2023 елның "Ел язучысы" Марс Ягудин Бөек шагырьнең әле сүзләрен искә алып китте: Без тынычта аттан артык эшлибез, без сугышта юлбарыстан көчлебез. Искәртергә кирәк, Марс әфәнде "Ел язучысы" исеменә соңгы елда чыккан 7 китабы өчен лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев