Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөтенроссия конкурсы уза

Анда иң яхшы студент отрядларын ачыклыйлар.

26-28 сентябрьдә Чаллыда Татарстан, Чувашия, Башкортостан, Алтай крае, Саратов, Самара өлкәләр, ЛНР, ДНР республикаларыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән барлыгы 100 кеше Россиянең иң яхшы студент отряды исеме өчен көч сынаша. 

Җитештерү отрядлары бүгенге көндә студентлар отряды хәрәкәтенең өстенлекле юнәлеше булып санала. 2023 елда илебез предприятиеләренә 5000нән артык студент эшкә урнашкан. Аның 1500дән артыгы Россиянең 11 төбәгендәге  оборона-сәнәгать объектларында хеәмәт куйган. Быел бу сан ике тапкыр арткан.

 «Татарстанның студент отрядлары 2020 елдан башлап сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итә. Икенче ел рәттән республиканың заводлар һәм сәнәгать предприятиеләренә 4 мең кеше эшкә урнашты. Без быел илдәге хәрәкәт өчен таяну мәйданы булдык», – ди Республика студент отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев.

Җитештерү юнәлешендә һөнәри осталык бәйгесе Россия студентлар отряды тарихында икенче тапкыр уза. Былтыр ул Казанда үткән иде. Анда өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан студентлары Вадим Гыймалов белән Богдан Лупанов җиңү яулады.

Чаллыда узачак һөнәри осталык бәйгесендә 10 номинация буенча ярышлар уза. Өч көн дәвамында төрле төбәкләрдән килгән яшь электромонтерлар, ЭВМ операторлары, сызымчы-конструкторлар, эретеп ябыштыручылар, токарьлар, контролерлар Яр Чаллы политехник көллиятендә теория һәм практикада осталыкларын күрсәтәчәк. 
Номинацияләрдә икенче, өченче урын алучылар 28 сентябрьдә билгеле була. 

Җиңүчеләрне исә ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак студент отрядларының Бөтенроссия слеты ябылу тантанасында игълан итәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс лидеры россии Студотряд