Чаллыда концерт залында ремонт кайчан тәмамлана?
Автокалада тагын кайсы объектлар ремонтлана?
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов төзелеш өлкәсендә быел башкарыласы эшләр турында сөйләде.
Республика программалары буенча 2нче балалар музыка мәктәбенә, «Заман» яшьләр үзәгенә, Сара Садыйкова исемендәге концерт залына капиталь ремонт ясала. Шулай ук мэрия бинасының фасады һәм 45, 55, 58 мәктәпләр, 78нче лицей ремонтлана. 4, 13, 22, 37 мәктәпләрнең һәм 79нчы лицей-интернат ашханәсе яңартыла.
«Бу шәһәрнең төп концерт мәйданы, шуңа күрә эшләрне сузарга ярамый. Гастрольләр башланганчы барлык эшләрне тәмамларга кирәк. Сентябрь-октябрь айларына ообъект тәртипкә китерелеп эшли башларга тиеш», – диде мэр концерт залындагы ремонт турында.
Быел шулай ук «Заря» ачык шугалагы, 2нче хастаханә, 10нчы балалар бакчасы, картлар йорты, «Перекресток» үзәге, 2нче мунча һәм башка социаль объектлар ремонтланачак.
Быел Фиркәт Табеев исемендәге яр буе, Прибрежный паркында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев барлык объектларны көзгә кадәр ремонтлап бетерү бурычы куйды.
«Бу объектлар шәһәрдәшләргә кирәк. Аларга заман таләпләренә туры килә торган сыйфатлы ремонт ясалырга тиеш», – диде ул.
2026 елда Чаллыда 300 мең кв метр торак төзү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев