Чаллыда чәчәкләр фестивале үтте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чәчәкләр фестивале үтте

Мэр халыкны республика көне белән котлады.

Бүген Чаллының өч районында республика көненә багышланган чаралар үтте.

Яр буе паркының кече мәйданында традицион "Акварель" чәчәкләр фестивале үтте. Анда 20дән артык зур композиция куелган иде. Теләгән кешеләр өчен үсентеләр, чәчәк орлыклары сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев композицияләрне карап, кешеләр белән аралашты, шәһәрдәшләр белән фотога төште. 

Тамашачыларны бәйрәм белән котлады:

"Хөрмәтле шәһәрдәшләр, Чаллы кунаклары. Бүген безнең дус, көчле, күпмилләтле республика Татарстанның төп бәйрәме - Республика көнен билгеләп үтә. 

Без Россиянең сәнәгать һәм автомобиль үзәге һәм легендар КАМАЗ автомобильләре  Ватаны буларак бу бәйрәмне күпмилләтле гаиләдә билгеләп үтәбез", - диде ул. 

 Чаллы мэры шәһәр тарихының үзенчәлеген билгеләп үтте. 

"Чаллынвң тарихы үзенчәлекле. Якын 100-200 елда планетада моны беркем дә кабатлый алмый. 6 елдан артык вакыт эчендә чиста кырда дөньядагы иң эре автомобиль заводы һәм ярты миллионлы шәһәр төзелде. Мондый батырлык үрнәге булмады һәм 100-200 ел эчендә булмаячак та". 

Ул беренче төзүчеләргә һәм шәһәр үсешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте.

 Мэр Чаллы халкының бердәмлеге һәм ватанпәрварлыгына аерым игътибар белдерде.

"Безнең шәһәр - халыклар дуслыгы үрнәге. Без бер-беребезне яратабыз, хөрмәт итәбез һәм булышабыз. 

Бүгенге көндә 5000нән артык ир-егет кулына корал тотып Ватанны саклый. Аларга алкышлап рәхмәт әйтик", - диде.

Автор фотолары.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


республика көне

Нет комментариев