Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дүрт кеше Оборона министрлыгы бүләген алды

Бүләкләр махсус хәрби операциядәге якташларыбызга булышкан өчен бирелде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә һәм азат ителгән яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм туплауга булышкан шәһәрдәшләргә РФ Оборона министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

«За укрепление боевого содружества» медале белән «ТАТПРОФ-Инвест» предприятиесе генераль директоры, Чаллының мактаулы гражданины Сергей Рачков һәм «Кардо» коммерция фирмасы директоры  Владимир Артюхов бүләкләнде. Аңа шулай ук 55443нче  хәрби часть командиры Денис Малаховның рәхмәте тапшырылды. 

«Логистика һәм Татарстан йөк ташучылары» ассоциациясе президенты Михаил Левашов  РФ Оборона министрлыгының «Памяти героев Отечества» медаленә лаек булды. 

Хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча мэр ярдәмчесе Рамил Файсхановка «Север» хәрби төркеме командующее Александр Лапин исеменнән беренче дәрәҗәдәге «Бесстрашный» күкрәк билгесе тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Оборона министрлыгы