Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус юллар ясый башлыйлар. Алар кемнәр өчен?

Чаллы мэры планнары белән уртаклашты.

Чаллыда киләсе елдан электр самокатларында йөрүчеләр өчен юллар ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр  мэры Наил Мәһдиев "Татар-информга"га биргән интервьюында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, быел җәй Чаллы хакимияте җитәкчелеге һәм Whoosh кикшеринг компаниясе арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Компания урамнарда күпләп электр самокатларын урнаштырды. Башкарма комитет эшләргә ирек бирмәде: аларны җыеп чыкты. Matur.city сервисына да рөхсәт итмәделәр. Моны Наил Мәһдиев электр самокатлары өчен инфраструктура булмавы, кеше гомерен куркыныч астына куярга теләмәве белән аңлатты. 

Хәзер фикере үзгәргән. Бу ил хакимиятенең юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүе белән бәйле. Яңа кагыйдәләр буенча самокатта йөрүчеләр өчен юл билгеләре булырга тиеш. Сәгатенә 25 километрдан да тизрәк йөрергә ярамый. Моннан тыш, 14 яшькә кадәр балаларга электр самокатында йөрү катгый тыела.   

-    Җәяүлеләр – аерым, велосипедчылар һәм самокатта йөрүчеләр - аерым. Бергә йөрү булырга тиеш түгел. Җәяүлеләр юлында кешеләрне велосипед, самокатлар белән бәрдереп китү очраклары шактый булды. Электр самокатлары Чаллыда булачак. Әмма инфраструктура булдырмыйча, мин шәһәр мэры буларак, ничек булса шулай булсын дип, үз өстемә җаваплылык алмыйм”, - дип сөйләде Наил Мәһдиев. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше