Чаллыда җенси авыру йоктыручылар саны аткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җенси авыру йоктыручылар саны аткан

Тире-венерология диспансеры (КВД) мәгълүматлары буенча, барыннан да ешрак ир-атлар авырый.

Чаллыда сифилис белән авыручылар саны арткан. Тире-венерология диспансеры хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2022 елның беренче алты аенда якынча 20 йоктыру очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта узган ел эчендә 18 очрак кына булган.

Сифилис — җенси юл белән тапшырыла торган хроник йогышлы авыру. КВД мәгълүматлары буенча, барыннан да ешрак ир-атлар авырый. Инфекция шулай ук йөклелек вакытында анадан сабыйга бирелергә мөмкин. Сифилис белән унитазлар утыргычы, ишек тоткалары, гомуми кием аша, шулай ук бассейнда йөзгәндә зарарланып булмый.

фото: https://chelny.zoon.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек

Нет комментариев